Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталының күләме артачак

Икенче балага ана капиталы 1 миллион сум булачак

2027 елда икенче балага ана капиталы күләме 1 миллион сум тәшкил итәчәк, дип белдерде депутат Светлана Бессараб.

Аның сүзләренчә, 2025 елда ана капиталы программасы буенча түләүләрне 1,4 миллион россияле рәсмиләштереләчәк. Ә үзе ул 7,3 процентка артачак. 2025 елның 1 февраленнән ана капиталы күләме беренче балага – 677 мең, икенчесенә 894 мең сум тәшкил итәр дип көтелә.

Ана капиталын кулланырга мөмкин булган төп юнәлешләр элеккечә калачак, дип ассызыклады депутат. Аның әйтүенчә, акчаны әти кешене, әни кешене һәм баланы дәвалауга җибәрү мөмкинлеге турында бәхәсләр алып барыла. Сүз дәвалау кыйммәткә төшә торган катлаулы орфан авырулары турында бара.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ikence-balaga-ana-kapitaly-1-million-sum-bulacak

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса