Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Авыл офыклары» редакциясе хезмәткәрләре Яңа Арыш авылы халкы белән очрашып кайтты

«Авыл офыклары» редакциясе хезмәткәрләре Яңа Арыш авылы халкы, газетаның актив язылучылары белән күркәм очрашу уздырды.

Очрашуны, гармун моңнарына күмеп, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Җәләлов ачып җибәрде. Газетаның баш мөхәррире Гөлчәчәк Газизова авылдашларны редакциянең эшчәнлеге, бүгенге көндә эшләп килүче рубрикалар белән таныштырды.

Шулай ук газетада күп еллар мөхәррирлек иткән җитәкчеләр, журналистлар турында да бәян итте. Очрашу кичәсе күңелле җырлар, уеннар белән үрелеп барды, лотерея да уйнатылды. Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов редакция коллективына олуг рәхмәт хисләрен белдереп: "Киләчәктә дә һәрвакыт биеклектә булыгыз!" - дип, матур теләкләрен җиткерде. 


Чара күңелле мизгелләре белән дә истә калды. 


Халык рәхәтләнеп кушылып җырлады, биеде, күңел ачты. Язманың тулы вариантын "Авыл офыклары" газетасы битләреннән укый алырсыз.
 Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса