Балык Бистәсе районында “Каз өмәсе” булып узды
Узган җомга көнендә Тәберде Чаллысы авылында бик матур бәйрәм кичәсе – “Каз өмәсе” булып узды. Якын-тирә авылларның мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге кичә борынгы йолаларның бүген дә яшәп килүен, саклануын күрсәтте.
Нинди генә чара үткәрелсә дә андагы күргәзмә берәүне дә битараф калдырмый торгандыр. Мәдәният йорты сәхнәсенә куелган чигешле пар мендәрләр, каз канатлары, каз каурыен сыдырып, үреп ясалган май канатлары – чарага үзенчәлекле милли төс бирде. Әлеге матурлык кичә башлангычыннан ахырынача күз уңыннан югалмады. Фойеда таба исе чыгарып коймак пешә, нәкъ авылча – каз коймагы ул. “Каз өмәсе”нә килгән кунакларны – Балык Бистәсенең социаль-мәдәни бүлек җитәкчесе Лилия Кәримуллинаны, Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Касыймованы, Котлы Бөкәш авылы җирлеге башлыгы Габдрәшит Нәҗиповны да шул рәвешле, каз коймагы белән каршы алдылар.
Һич тә кичектерелми, билгеләнгән сәгатьтә башланган өмә уен-көлке, җырлар белән үрелеп барды. Кызлар яшьлекләрен искә төшереп, каз өмәсендәге кызыклы хәлләрне сөйли-сөйли, җырлый-җырлый каз мамыгын йолкыдылар. Ап-ак мамык мендәрләргә тулды, яшьрәкләр калышмый канат сыдырды. Гармунчылар исә ялындырмый гармун күрегеннән моң түктеләр. Бию көйләре кул-аякларга көч өстәде, җаннарга ял биреп дәртләндерде. Әнә шулай балачактан килгән, күңелне җылытып торган каз өмәсен сәнгати югарылыкта, зәвыклы итеп күрсәтә белде мәдәният хезмәткәрләре. Күлмәк-алъяпкычлары чигүле, милли киемнән булулары – барысы да килешле. Афәрин, дими, ни диярсең!
Кичә ахырында сүз алган Лилия Кәримуллина, Эльвира Касыймова, Габддрәшит Нәҗипов та кызларга ихлас мактауларны күп яудырдылар. Бернинди риясыз, һич арттырусыз әйтелде алар. Өмәдән алган хис-кичерешләрне берничә сүз белән аңлатып та булмас иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа