Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсеннән гомрә хаҗына киттеләр

Узган атнаның шимбә көнендә, 7 декабрьдә, районыбыздан 50 мөселман кардәшебез Мәккә Мәдинәгә гомрә хаҗына кузгалды. Хәзерге вакытта Россия белән гарәп илләре арасында дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәтләре елдан-ел ныгый. Шуңа күрә мөселманнарга хаҗ кылу өчен ерак сәфәргә чыгу бернинди кыенлык тудырмый.

Хаҗ - иман китерү, намаз, ураза, зәкәт белән бергә, ислам динендәге биш багананың югары фарыз гамәлләренең берсе. Гомрә исә кече хаҗ, сөннәт гамәл. Бу сәфәргә, Зөлхиҗҗә аенда үтә торган олы хаҗ көннәреннән тыш, ел әйләнәсенә барырга мөмкин. Без дә, үз чиратыбызда,  районыбыздан киткән мөселманнарыбызга изге сәфәрләр, аларның исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуларын теләп калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса