Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр олуг чарада булып кайттылар

Әлеге чарага татарча әдәби иҗат белән шөгыльләнүче 9-11 сыйныф укучылары, студентлар, 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырылган иде. Семинарга Татарстан Республикасының Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән, Буа, Чүпрәле, Лаеш, Балык Бистәсе, Кайбыч, Апас, Тәтеш районнарыннан яшь иҗатчылар, әдәби берләшмә җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр килгән иде.

Семинар барышында Татарстанның халык шагыйре, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты Газинур Морат, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал, Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәрҗемә үзәге хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Гәүһәр Хәсәнова, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, әдәбият галиме Рәҗәп Бәдретдинов, Республиканың Муса Җәлил премиясе лауреаты Рифат Сәлах чыгыш ясады. Семинарның икенче өлешендә проза, шигърият, драматургия, балалар әдәбияты, әдәби тәрҗемә буенча осталык дәресләре үткәрелде. Укучылар үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр . Ә язучылар исә, аларның хезмәтләренә бәя биреп, уңышлар теләделәр.
Семинардан рухи азык алып, олпат шәхесләрнең чыгышларын тыңлап, алар белән аралашып, бик күп белемнәр туплап, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.
Дәвамлы булсын очрашуларыбыз.


Тулырак язманы "Авыл офыклары" газетасыннан укый алырсыз.


Рәзилә Мөхәммәтрәхимова .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса