Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр тантана чарасында катнашалар

Бүген балыкбистәлеләр әдәби марафон финалистларын бүләкләү тантанасында катнашалар. Тантана Казан шәһәренең Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты концертлар залында уза.

Чарада Татарстанның атказанган һәм халык артисты Рөстәм Закиров белән Люция Мусина (кызлары Миләүшә Закирова белән), Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Илшат Вәлиев, яшь һәм талантлы җырчылар, күп кенә фестивальләрнең лауреатлары Сөмбел Харисова, Айзилә Гарифуллина, Рөстәм Егоров, Айнур Каюмов һ.б. катнашуы да көтелә.

Әдәби марафончыларга һәм аларның әйдаманнарына бүләкләрне танылган язучылар, шагыйрьләр, хөкүмәтебез җитәкчелегеннән вәкилләр һәм башка танылган шәхесләр тапшырачак. Чарада язучылардан автографлар алу, алар белән бергә фотосессияләр һ.б. каралган.

Тантанага 2024 елның XXVI, XXVII, XXVIII һәм XXIX #ӘдәбиМарафон проекты финалистлары, "Заманча шигъри әлифба" өчен рәсемнәр бәйгесенең җиңүчеләре һәм аларның остазлары чакырулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса