«Без тарихта эзлебез»
Әйтүләренә караганда, районыбызда әлеге «Без тарихта эзлебез» дип аталган тарихи әһәмияткә ия булган фестваль биш ел элек старт алган иде.
Исеменнән үк игътибарны үзенә җәлеп иткән бу чара быел бик зурлап Олы Елга авылында оештырылды. Авыл мәдәният йорты фойесында бик күп авыллардан җыелган берсеннән-берсе данлыклы һәм күренекле гаилә династия вәкилләре бар иде. Районыбыз тарихында тирән, данлы эзләрен калдырган бу гаиләләрнең һәркайсы турында бер дигән китап чыгарырга яисә кинофильмнар эшләргә мөмкин булыр иде. Хәер, аларның кайберләре турында инде районыбыз тарихчылары һәм әдәбият әһелләре тырышлыгы белән китаплар дөнья күрергә өлгергән. Без дә биредә аларның бер ишесе белән куелган экспонатлар арасында таныштык.
Мәдәният йортына аяк басу белән бер төркем үзешчәннәр уртасында әлеге мәдәни учак җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вакыйф Мингалиев күңелләргә үтеп керерлек итеп сыздырып баянда уйнап, моңлы татар халык җырлары белән сөенеп каршы алдылар. Иң беренчеләрдән булып бирегә килүчеләрне керәшен татарлары Толстовлар белән Бәшировлар гаиләләре үзләренең килешле милли киемнәре белән каршы алды. Аларның һәркайсы гаять бай тарихыбызны үз эченә алган. Шуңа күрә аларга тирәнтен тукталып данлы үткәннәрен искә алмау мөмкин дә түгел. Әлеге әһәмиятле чараны быел районыбызда алтынчы мәртәбә дәүләт архивы бүлеге оештыра. Фестивальгә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Кузнецова белән Казан мәдәният институты галимнәре һәм белгечләреннән торган бер төркем таләпчән жюри коллективы да килгән иде.
Иң элек алар биредә катнашкан ун гаиләнең һәркайсы белән якыннан танышып чыктылар, аларның бирегә алып килгән чыгышларын, шәҗәрәләрен, гаилә истәлекләрен зур кызыксыну белән карадылар һәм әлбәттә инде, һәр гаиләнең иң яраткан сый-ризыгыннан да авыз иттеләр.
Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа