Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Гаиләм – минем байлыгым» дип исемләнгән бик матур чара булып узды

Шушы көннәрдә Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә Гаилә елы уңаеннан укучылар, әти-әниләр катнашында «Гаиләм – минем байлыгым» дип исемләнгән бик матур чара булып узды.

Чараны мәктәп директоры Дамир Нәбиуллин ачып җибәрде. Ул һәрбер гаиләгә саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомерләр, күңел тынычлыгында яшәүләрен теләде. Уен-ярыш формасында оештырылган очрашуны югары сыйныф укучылары Диләрә Миннәхмәтова һәм Дәлия Садыйкова алып барды. Әниләр ике командага бүленеп, көч сынаштылар. Командалар исемен, девизын сайлагач, һәрбер әни үзе турында сөйләде, гаиләсе белән таныштырды. Экранда исә һәрбер гаиләнең тормыш мизгелләрен чагылдырган видеороликлар күрсәтелеп барды. Шунысы да мөһим: бәйрәм барышында гаиләнең кеше тормышындагы әһәмияте, аны саклау, мәхәббәткә тугры калу, гаилә кыйммәтләрен балаларга тапшыру турында сөйләнде.


Ярышның икенче туры бик матур уеннар белән дәвам итте. Аеруча «Уртасын тап», «Жанрны таны», «Акча санау», «Супер табышмаклар», «Селфи ясау» уеннары күңелгә хуш килде. Командалар уеннарга әзерләнгән вакытта 6-11 сыйныф укучылары концерт номерлары бүләк итте. Сәмир Гобәевнең җырлавы, 6 нчы сыйныф укучыларының татар халкының милли киемнәреннән биюләре, 9-10 нчы сыйныф укучыларының җырлы-биюләре, 7 нче сыйныф укучыларының «Кабак» дип исемләнгән кызыклы юмор тамашасы күңелләргә хуш килде. Командаларда катнашучы әниләр дә бик үткен иделәр: һәрбер сорауга җавапны төгәл, биремнәрне иҗади рәвештә үтәп, җавап бирделәр, барысы бергә кушылып, ут уйнатып биеделәр дә әле.


Мондый чараларның әһәмияте бик зур дияр идем, чөнки үсеп килүче яшь буын күз алдындагы үрнәк гаиләләр мисалында үзенә мөһим нәтиҗәләр ясый, гаилә җәмгыятебезнең мөһим нигезе, тоткасы булуына төшенә.
Чыннан да, әлеге очрашу күңелләребездә бик озак сакланыр. Барыбыз да ошатып, рухи азык алып, сөенеп кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса