«Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне»
Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне.
2024 елның 15 ноябрендә әлеге көнгә багышланган чаралар кысаларында «Сигнал» яшь юл йөрү инспекторлары отряды, отряд җитәкчесе Айгөл Хәмәтвәлиева һәм дәүләт автоинспекциясе башлыгы, полиция капитаны Илназ Шиһапов белән берлектә «Гомереңне өзмә, кагыйдәләрне үтә!» акциясе уздырдылар.
Аның максаты юл-транспорт травматизмын, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау, балаларның юл травматизмы проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, «Яшь хәрәкәт инспекторы» балалар иҗтимагый хәрәкәтен популярлаштыру иде. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Хәтерлибез! Хуплыйбыз! Хәрәкәт итәбез!» сүзләре белән поселок юлына чыктылар. Алар кулларына зур хәрефләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска өндәгән плакатлар тотып тезелделәр. Балалар узып баручы автомобильчеләрне сәламләделәр, шулай ук автомобиль сөючеләргә һәм җәяүлеләргә белешмәләр тараттылар.
Акциядә катнашучыларбу чарада теләп катнаштылар һәм юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәрттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа