Россия халкын 30 градус салкыннар турында кисәттеләр
Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости яза
Алдагы көннәрдә Россиянең кайбер төбәкләрендә аномаль салкын һава торышы көтелә. Мәсәлән Төньяк-Көнбатыш федераль округының көнчыгыш өлешендә 30 градус салкын булачак, бу нормадан сигез градус түбән. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости яза.
«Комида – 23-23, 30 градуска кадәр салкын була, көндез дә 16-21 градус суык көтелә. Архангельск өлкәсендә, бигрәк тә Ненец автоном округында төнлә 20 градустан түбән, көндез 13-18 градус була», – диде белгеч.
Моннан тыш, Идел буеның төньягында да түбән температуралар була. Пермь краенда һәм Түбән Новгород өлкәсендә төнлә 17 градуска кадәр суыта, Санкт-Петербургта 17-12 градус салкын була. Әмма көндез температура плюс күрсәткеченә кадәр күтәрелә, соңыннан ялларга кадәр җепшек булачак.
«Бүген төнлә Мурманск өлкәсендә температура бик нык төште, 33-35 градуска кадәр җитте. Бу сирәк очрый торган хәл, әмма инде алдагы көннәрдә температураның әкренләп күтәрелүе фаразлана. Карелиядә минус 17-21 градус булды», – диде Роман Вильфанд.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа