Салкын тигәннән киңәшләр
Салкын тигәндә, иң мөһиме — өске сулыш юлындагы вирусларны җиңергә кирәк
Беренче ысулы: 1 аш кашыгы тозны 1 стакан кайнар суда эретеп яки 1 чәй кашыгы эвкалиптны 1 стакан кайнар суда төнәтеп, шуның белән тамакны чайкыйлар, борын юлларын чистарталар.
Икенче ысулы да бар: сарымсакны вак кына турап, атланмайга салып җылыталар да, әле бер, әле икенче борын тишеге белән алмаш – тилмәш сулыйлар.
Ингаляция ясау да бик отышлы. Бәрәңге пешеп чыккач, янына 1-2 аш кашыгы вакланган эвкалипт яфрагы салалар, әгәр яфрагы булмаса 2-3 тамчы эвкалипт маен тамызалар. Сөлге белән томаланып, сихәтле парны 10 минут сулыйлар. Элек шушы метод белән ясый идек, булыша иде.
Шушы киңәшләрне куллансагыз тизрәк сәламәтләнерсез.
Чыганак: http://baltaci.ru/news/faydaly-kish/salkyn-tiiudan-saklanu-kinaslare
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа