Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль челтәрләр аша күз тидерергә мөмкинме?

Күз тиюне ничек аңларга? Күз тиюдән ничек сакланырга? Күз карашы белән генә күз тидереп буламы? Социаль челтәрләр аша күз тидерергә мөмкинме? Бу һәм башка сорауларга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде

«Хәтта иң якын кеше дә күз тидерә ала»

 Рөстәм хәзрәт, күз тию нәрсә ул һәм күз тиюне ничек аңларга?

– Менә сезнең тормышыгызда барысы да яхшы. Мәсәлән, журналист буларак, сез яхшы текстлар язасыз. Әмма бер мизгелдә эшегез бармый башлый. Менә монда күз тигән булырга мөмкин. Моңа беркемнең дә гаебе дә булмаска мөмкин. «Ничек яхшы килеп чыга минем», – дип, үзегезгә үзегез күз тидергән булуыгыз да ихтимал. Шулай әйтеп сез үз эшегезгә, үз-үзегезгә күз тидерә аласыз.

Шуңа күрә безнең яраткан Пәйгамбәребез (с.г.в.), сокланып караганда мондый хәл булмасын өчен, «сөбханаллаһ» яки «табаракаллаһ» дип әйтергә өйрәтә. Бу сүзләр белән без күз тиюдән саклыйбыз. Иң якын, иң яраткан кеше дә күз тидерә ала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер гыйбарәсендә, Кыямәт көне алдыннан үлемнәрнең күбесе нәкъ менә күз тию аркасында булачак, дигән. Хәтта яратмаган кешеңә дә, күршегә дә яки телевизордан ниндидер яхшы әйбер күргәч тә, күз тидермәс өчен «сөбханаллаһ» дип әйтергә кирәк.

– Күз тию эмоциональ киеренкелек яки депрессия халәтеннән нәрсә белән аерыла?

– Әлбәттә, кеше арыган, эмоциональ яктан таушалган булырга мөмкин. Монда бер аксакал: «Без эшләгәндә яшәргә өлгерергә тиешбез», – дигән. Без соңгы тапкыр кайчан урман, парк буйлап йөрдек? Без соңгы тапкыр кайчан ниндидер яхшылык эшләдек, мәсәлән, чарага волонтер буларак бардык?

Менә мин – имам, хәзрәт. Мин, имам булудан тыш, тагын 4 бала атасы, ир, кемгәдер туган, күрше. Эш тәүлегенә 24 сәгать булырга тиеш түгел – без эштә дә эшлибез, аны өйгә дә алып кайтабыз. Бәлки, бу – яхшыдыр, ләкин кеше моңа күпме чыдаячак. Ул эчтән яначак, арыячак, бигрәк тә нәтиҗәсен күрмәсә.

Монда ир белән хатын зур роль уйный. Хатынны ни өчен «муен» («Ир – баш, хатын – муен» – татарча әйтем. – иск. ТИ), илһамландыручы, муза, дип атыйлар? Без, ирләр, өйгә кайткач ял итәбез. Ир кеше, өенә кайткач, ял итәргә тиеш. Аллаһ Коръәндә әйткәнчә, хатын – ул ире тынычлык тапкан кеше. Әгәр ире өйгә кайткач, хатыны: «Лампочканы бормадың! Моны эшләмәдең», – дип ирен шелтәли башлый икән... Ул бу лампочканы борып куяр, ләкин, мөгаен, моны башкача эшләргә, аңа ял итәргә мөмкинлек бирергә кирәктер. Шуннан соң ул сезнең өчен дөньяны әйләндерәчәк. Эшегез генә түгел, тормыш иптәшегез, туганнарыгыз, күршеләрегез барлыгын да онытмагыз. Бу балансны һичшиксез сакларга тырышыгыз.

Хатын-кызларга килгәндә, алар социумда ял итә. Йортны алар эш итеп кабул итә. Мөгаен, хатын-кызларда эмоциональ ару эштә түгел, ә өйдә буладыр.

Күз тиюдән сакланырга яки, дөресрәге, башкаларга күз тидерүдән сакланырга ярдәм итә торган билгеле бер кагыйдәләр бар.

Язманың дәвамы: Интертат

Источник: https://arskmedia.ru/news/faydaly-kishlr/social-celtarlar-asa-kuz-tidererga-momkinme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса