Табигый газдан файдалануның кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк
Без барыбызда көнкүрештә газдан саксыз файдалану аркасында килеп чыккан бәхетсезлек очраклары турында массакүләм мәгълүмәт чаралары аша яхшы беләбез.
Шуның аркасында йортлар җимерелә, кешеләрнең гомере өзелә, кыш уртасында гаиләләр торыр җирсез кала. Әлеге бәхетсезлеккә китергән сәбәпләр нинди генә булмасын, бер нәрсәне төгәл әйтергә мөмкин: “Газ белән “Сез” дип сөйләшергә кирәк”. Бу гыйбарә әлеге ягулыкка, вак-төяк итеп санамыйча, һәрвакыт җитди карарга кирәклегенә ишарә.
Мәгълүмәт чаралары җиткергән бәхетсезлек очракларын күздә тотып, көнкүрештә газдан хәвефсез файдалану кагыйдәләрен тагын бер искә төшерү файдалы булыр.
Газ җиһазларыннан төп билгеләнеше буенча файдалану зарури таләп булып кала. Әйтик, газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен эшләтү катгый тыела. Бу таләпне үтәмәү сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Аш бүлмэсе, ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава алу өчен форточкалар ачык булу мәҗбури.
Ягу сезонына керу сәбәпле газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерәбез, төтен-вентиляция юлларының төзеклеген, аларның чиста, тыгылмаган булуларын карарга кирәк. Чөнки җәй айларында кошлар оя төзергэ, чүпләр һәм башка әйберләр суыру көчен киметергә яки томаларга мөмкиннәр. Төтен һәм вентиляция каналларындагы суыру көчен даими тикшереп торырга кирәк. Аларның түбәдән тышкы өлеше җитәрлек биеклектә булмаганда, җил үзгәргән очракларда суыру көче кими яисә бөтенләй кире якка эшләргә мөмкин.
Салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору аеруча мөһим. Чөнки тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин.
Фатирның бүленешен үз белдегең белән яңача үзгәртеп кору, газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, төзек булмаган автоматика белән файдалану, завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне реконструкцияләү очракларына юл куелмаска тиеш. Бу таләпне үтәмәү шулай ук хәвеф-хәтәр белән бәйле.
Кайбер йорт хуҗалыклары өйдә җылылыкны саклау исәбе белән вентиляция каналларын каплап яисә томалап куялар. Бу инде уз кулың белән үз тормышыңны бәхетсезлеккә дучар итү. Чөнки газ яки сөрем газы чыккан очракта, төзек булган вентиляция каналы аша җилләп барачак.
Көнкүреш газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтелүенең төп максаты – приборларның, ягу мичләренең алга таба да хәвефсез эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактика һәм кисәтү.
Газ приборы эшләмәгән яки газ исе сизелгән очракта, кичекмәстән кранны ябырга, бүлмәне җилләтергә һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып Сабагаз идарәсенен авария диспетчерлык хезмәтенә 2-22-57, 04 номерына шалтыратуыгыз сорала.
Кулланучыларга өстәмә тәкъдим: газ хуҗалыгы белгечләре белән киңәшләшеп, махсус оешмаларга мөрәҗагать итеп үз хуҗалыкларында табигый газ, сөрем газын билгеләүче һәм сигнал ярдәмендә кисәтүче приборны урнаштыруны планлаштырсак бик урынлы булыр иде.
Җыеп әйткәндә, табигый газдан файдалануның элементар кагыйдәләрен төгәл үтәү һәрбер йортта, шулай ук сезнең күршеләрегез өчен дә иминлек гаранты булып тора.
ЭПУ «Сабыгаз»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа