Якташларыбыз Рамзил Гыйлемханов һәм Нурулла Гарифның яңа китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә Рамзил Гыйлемханов һәм Нурулла Гарифның “Кояш нуры Шәмсеруй” китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды. Бу китапны Рамзил Хабибрахманович әнисе Шәмсеруйның 100 еллыгына багышлап язды. Сәүдахан хәзрәт аның рухына Коръән укып, мәҗлесне башлап җибәрде.
Алып баручы Фәүзия Хөсәенова табын артында җыелган кунакларны сәләмләп Вазыйх Фатыйховның “Хаятемнең кояшлы Алихасенә” дигән шигырен укып китте. “Китапны кулга алсаң, соңгы битен япмыйча, аннан аерылып булмый. Бу бәйрәмгә килгән һәркем шушы фикердәдер дип уйлыйм. 30 бүлекне үз эченә алган бу китап буыннардан-буынга таршырылырга тиешле ядкарь булыр", - диде ул һәм Рамзил Гыйлемхановның хезмәт юлы, аның район гаезтасы белән тыгыз элемтәдә торуы, Кадыйр Сибгатуллин премиясе лауреты, Татарстан һәм Россия журналистлары берлеге әгъзасы булуы һәм китаның икенче авторы - якташыбыз Нурулла Гариф трында сөйләде.
Фотоларны карау өчен ссылка: http://rsloboda-rt.ru/news/obschestvo-i-myi/sostoyala..
Тансылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей
Нет комментариев