«Авыл офыклары» редкациясе Иске Арыш авылында булып кайттылар
Иске Арыш авылы мәдәният хезмәткәрләре безне концерт программасы белән үзләренә чакырдылар.
Очрашу шактый күңелле һәм җирле халыкның зур активлыгы белән үтте. Шунысын да әйтәсебез килә, аларның «Авыл офыклары» редакция коллективына карата кызыксынуларын һәм укучыларыбызның газетага хөрмәт белән карауларын күрсәтеп тора иде. Очрашуны авыл мәдәният йорты директоры Зәмзәмия Зәйнуллина ачып җибәрде. Алар авылдашы Фәридә Габделкәбирова белән Яңа ел турында җыр башкардылар. Аннан газетаның баш мөхәррире Гөлчәчәк Газизовага сүз бирелде. Бүгенгесе көнне редакция коллективын оста итеп туплап, булган укучыларыбыны югалтмыйча һәм район басмасының тиражын арттыру өчен күңелен биреп эшләүче җитәкчебез очрашуны югары дәрәҗәдә оештырып алып барды. Арабызда сәхнә хезмәткәрләре, үзешчән артистлар булмаса да, бу авыл кешеләре белән очрашуыбыз өч сәгатькә якын дәвам итте. Бер-берсенә бик җиңел ялганып барган тамаша элеккегеләреннән дә күңеллерәк килеп чыкты, дисәк, һич тә арттыру булмас. Чөнки авыл мәдәният йорты җитәкчесенең тәкъдимен искә алып авыл үзешчән артистлары берәм-берәм үзләре дә чиратка язылдылар. Иң элек авыл «сандугачы», күрше Крәшен Казысыннан Сергей Харитонов җыр башкарды. Авыл кешеләре аны шул кадәр үз иттеләр ки, тагын бер җыр башкармыйча сәхнәдән дә төшермәделәр. Залда байтак кына укучы балаларның да утыруларын күреп алар өчен дә мавыктыргыч уеннар, бию конкурслары оештырылды. Халык соравы буенча авыл кешеләре арасында да бию бәйгесе үткәрергә булдылар. Ә бүләкләрне бу юлы шактый озак көтеп алган Кыш бабай (Ленар Касыймов), Кар кызы («ББ» төркеме үзешчән артисты Эльмира Әхмәтова), Клоун ( Энҗе Касимова) тараттылар. Конкурста катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады дисәк, ялгыш булмас.
Сәхнәдә матбугат ветераны, бүген дә әле мөхәррир вазыйфасын башкаручы Идрис Аметов та районыбызга шактый гына үткен каләм ияләрен биргән күренекле шәхесләр һәм бу авылның хезмәт сөючән механизаторлары, терлекчеләре белән булган очрашу истәлекләре белән уртаклашты. Уеннар арасында үзешчән артистлар Рәзилә Әкбәрова белән Ирина Мәҗитованың моңлы тавышлары үз авылдашларын нык сөендерде.
Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа