Балык Бистәсе яшь иҗатчыларның «Күңел хәләте»
“Күңел халәте кешене күкләргә күтәрә, дулкыннарга салып тибрәтә, сандугачлар телендә җырлата, сагыш яраларын яңарта, моңландыра, елата”, ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов.
Әнә шул күңел халәтендә җирле яшь шагыйрәләребезнең иҗатын китапка кертү һәм аны укучыларга тәкъдим итү хыялын тормышка ашыра ул. Китапның исеме дә “Күңел халәте” дип атала. Яңа ел алдыннан китап сөючеләргә килеп ирешкән шигырьләр җыентыгы һәркемнең күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа