Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсенең ишекләре ачык
Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре яңа ел каникулларында да эшли.
-Бу көннәрдә без иртәнге 9.00. сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшлибез. Укучыларның китап, гәҗит-журналларга кызыксынучанлыгы ял көннәрендә дә кимеми, - диде әйдәп баручы китапханәче Фәүзия Хөсәенова. Яңа ел алдыннан китапханә рус классикасы язучыларыннан тыш, Динә Латыйпованың “Бөкре мәхәббәте”, Сания Галиуллинаның “Мәдинә гөлкәем” һәм башка авторларның китаплары белән тулыланган. -Яңа китаплар бездә озак тоткарланмыйлар, кулдан-кулга йөреп укылалар, - ди Фәүзия ханым. Агымдагы ел да укучылар өчен куанычлы булыр, китап киштәләре тагын да тулыланыр дигән өметтә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа