Балык Бистәсе Үзәк чыршысы hәркемне үзенә дәшә
Балык Бистәсе мәйданындагы күңел ачу тамашасын бүген район балалар иҗат үзәге гөрләтте.
Сер түгел, нинди чара узса да Рамил Имамов булган җирдә аның күңелле узасына шик юк. Бу юлы да чыршы янәшәсендәге күмәк уеннарга олысын-кечесен тарта белде ул. Балалар иҗат үзәге коллективының бердәмлегендә балалар өчен төрле мавыктыргыч уеннарны оештыру осталыгы да чагылды. Сергей Шелков җырлавын тамашачы көтеп алса, Кыш бабай (Рамил Имамов) белән Кар кызыннан (Алия Шакирова) тыш, Зөлфия Шиһапова, Нурзидә Салихҗанова, Гөлназ Сәлахиева да үзләренең әкият персонажларындагы рольләрен уңышлы башкардылар. Балалар, аларның әти-әниләре аларга кушылып рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Ике сәгать барган күңел ачу тамашасы берәүне дә ялыктырмады, киресенчә, һәркем аннан канәгать булып таралышты.
Яңа ел каникуллары шул рәвешле, үз матурлыгында дәвам итә.20:55
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа