Балыкбистәлеләр Казан шәһәрендә булып, форумда катнашып кайттылар
7 декабрь көнне балыкбистәлеләр Казан шәһәренең «АМАКС Сафар-отель» конференц-залында «Татар әниләренең беренче форумы»нда катнашып кайттылар. Әлеге форум «Сөембикә» журналы редакциясе һәм марафонга нигез салучы Динара Әхмәт тырышлыгы ярдәмендә оештырылды.
«Татар әниләренең беренче форумы»на «Әниләр марафоны» проектында катнашып, 21 көн дәвамында барлык биремнәрне үтәп, финалга узган әниләр җыелган иде. Кунакларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.
«Без әтиләр милләте дә, балалар милләте дә түгел, ә тулысы белән әниләр милләте. Безнең сөенечебез, көчебез шунда. Хәзерге вакытта редакцияләрдә күбрәк хатын-кызлар эшли. Гомумән, мәдәният, фән, журналистика өлкәләре тулысынча хатын-кызлар, әниләр кулына калды», - дип сөйләде ул үз чыгышында.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова:
-Мондый җыеннар күбрәк булсын. Беренчедән, бу - әниләрнеке, әниләрнең җыелып, фикер алышуы, үз фикерләрен туган телләрендә яза алулары бик мөһим,-дип белдерде.
Форумның беренче өлешендә спикер буларак Рамил хәзрәт Юныс, балалар табибы Илдус Лотфуллин, иҗади гаилә – Илназ һәм Гүзәл Баһавиевлар, икенче өлештә беренче татар коучы Илүзә Әминова чыгыш ясады. Алар әниләрнең сорауларына җавап бирделәр. Баланың физик һәм рухи сәламәтлегенә, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләргә, дини тәрбия бирү үзенчәлекләренә, әниләрнең ресурслы халәтенә бәйле чыгышлар гаять эчтәлекле, кызыклы булды.
Форумның азагында һәр финалист «Сөембикә» журналының яртыеллыгына язылу һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Без марафонда катнаша алганыбызга бик бәхетле. Форумда катнашу да уңай тәэсирләр калдырды. Алга таба да марафонның дәвамлы булуын теләп калабыз.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа