Балыкбистәлеләр сәламәтлеген кайгыртып
«Яңа ел төне тыныч узды», - диләр район үзәк хастаханәсенең «Ашыгыч ярдәм » бүлеге фельдшерлары.
Фаҗигага юлыгучылар, егылып имгәнү кебек травмалар булмаган. Шулай да йөрәк-кан тамырлары, югары кан басымы авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр елның беренче көннәрендә шактый күп булды, диләр ак халатлы шәфкать ияләре. 2 нче гыйнвар көнне 27 чакыру алынган. Тәүлек буе дежурда, эштә булган медперсоналларга түземлек, уңышлар теләсәк, райондашларга сәламәтлек, күңел тынычлыгы насыйп булсын, дибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа