Безнең егетләребез яу кырында да сынатмыйлар
Ватананабызга куркыныч янаганда батыр йөрәкле районыбыз егетләре читтә кала аламы соң?
Күгәрчен авылына барып чыккач безгә авыл җирлеге башлыгы бер гаиләдән ике егетнең махсус хәрби операциядә катнашуы хакында сокланып сөйләде. Без шунда ук әлеге курку белмәс батыр йөрәкле егетләрнең әниләре, шушы авылда туып үскән Миннебикә ханым Машико (Кәримова) белән очрашырга карар кылдык. Бик күп иптәшләре кебек ул да мәктәпне тәмамлагач бәхет эзләп Мәскәүгә үк чыгып киткән. Анда икмәк заводында эшләгәндә смена башлыгы хезмәтен башкаручы рус милләтеннән булган эшчән һәм сөйкемле егет Петр Георгиевич белән тормыш корып җибәргәннәр. Уллары Сергей тугач бу яшь гаилә Олы Кульга авылына кайтып төпләнә. Биредә аларның икенче уллары Руслан дөньяга килә. Менә шулай тулы гаилә булып матур гына яшәп ятканда берничә ел элек авырып ирен соңгы юлга озаткан. 2022 елда илебез язмышы куркыныч астында калгач, ике улын да мобилизация буенча хәрби операция зонасына алалар. Иң элек аларның икесе дә бер частьтә хезмәт итәләр. Соңрак егетләрне бер-берсеннән аералар. Әлбәттә, ана өчен улларының янәшә булулары уңайлырак та була әле. Әмма, ни хәл итәсең, берәр елдан соң абыйлы-энеле хәрбиләрнең икесен ике якка аералар. Әниләре Миннебикә ханым бу хәл белән килешеп, командирлары яхшырак беләләрдер, дип үз-үзен тынычландыра.
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа