Боз өстендә балыкчы
Яңа ел көннәренә бирелгән озын яллар балыкчылар өчен аеруча зур бүләк булды
Сәгатьләр буе боз өстендә кармакка балык чиерткәнен көтеп утыруның нинди рәхәт процесс икәнен алардан да яхшы белүче юктыр. “Тормыш мәшәкатеннән арындыра. Рухи яктан ял итәсең”, диләр һәвәскәр балыкчылар. Зәмһәрир суыклар, күз ачкысыз бураннар һәм хәтта бу көннәрдә сибәләп торган яңгырлар да куркытмый аларны. Кат-кат киенеп, кирәкле җайланмалары белән Чулман өстендә тезелеп утырган балыкчылар ял көннәрендә аеруча күп. Көннәрнең җылы торуы да балык эләгүенә өмет бирә. Шулай да фаҗигаләргә юлыгудан Ходай сакласын, балык тотудан һәркем ямь тапсын, үзенә ял алсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа