Быел соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 29 декабрьдә узачак
Шимбә эш көне дип игълан ителү сәбәпле, сәүдә якшәмбегә күчерелде.
Быел соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 29 декабрьдә узачак – аларны шимбәдән якшәмбегә күчерделәр. Мондый карар алты көнлек айның соңгы эш атнасы игълан ителүгә бәйле кабул ителде, дип хәбәр иттеләр кулланучылар базары комитетында.
Ярминкәләрне үткәрү вакыты үзгәрешсез кала. Гадәттәгечә сәүдә 6:00 дан 13:00 кә кадәр оештырыла. Мәйданчыкларда яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар ваклап сату бәясеннән 15% ка түбәнрәк бәядән тәкъдим ителәчәк.
Продукцияне түбәндәге адреслар буенча сатып алырга мөмкин.
Авиатөзелеш районы
Дементьев ур., 7
Ленинград ур., 27
Яңа Савин районы
Академик Лаврентьев ур., 10
Ямашев пр., 71а
Совет районы
Аграр ур., 2
Липатов ур., 7
Киров районы
Батыршин ур., 20
Краснококшайск ур., 150/2
Революция ур., 12
Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
Идел буе районы
Җиңү пр., 46в
Ю.Фучик ур., 64
Салават Күпере торак районында ярминкә Осиново бистәсе, Садовая урамындагы 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасында узачак. Төньяк бистәсендә яшәүчеләр өчен сәүдә Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә үткәреләчәк.
Барлык мәйданчыкларда да ветеринария һәм санитария таләпләренең үтәлешен тикшереп торуны тәэмин итәләр. Тулырак мәгълүмат алу өчен +7(843)223-27-72 (өст. 84331) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, көзен авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 496 млн сумлык товар сатканнар.
Исегезгә төшерәбез, декабрьнең соңгы эш атнасы ял көннәрен шимбәдән, 28 декабрьдән, дүшәмбегә, 30 декабрьгә күчерү белән бәйле алты көнлек булачак. Шул ук вакытта 31 декабрьдә казанлылар агымдагы елның 7 гыйнварыннан ял көннәрен күчерү сәбәпле эшләмәячәк.
Нәтиҗәдә яңа ел бәйрәмнәре 11 көн рәттән дәвам итәчәк: 2024 елның 29 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа