Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чәк-Чәк» студиясе икенче урында

Казан шәһәрендә «Милли мультфest» дүртенче республика балалар кинофестивале финалистларын бүләкләү тантанасы булды.

Конкурста катнашу өчен балаларга татар телендә анимацион һәм кыска метражлы фильмнар кабул ителде. 
Балалар кинофестивале Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче татар халкының татар телен, рухи-әхлакый, заманча мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү максатларында үткәрелә. Фестиваль тамашачыларны тәрбияләүгә һәм балалар, яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итәргә тиеш.
Балалар иҗаты үзәгенең педагог Рамил Имамов җитәкчелегендәге «Чәк-чәк» анимация студиясе «Батыр кәҗә» номинациясендә 2 урынны яулады.

Алия Шакирова,
балалар иҗаты үзәге методисты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса