Дәрдемәнд премиясе безнекеләрдә
Казан кооператив институтында Бишенче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн фестивале узды.
Фестиваль Россиядә Гаилә елы, ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, меценат, алтын приискалар хуҗасы булган Дәрдемәндгә, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге оешуга 5 ел тулу уңаеннан оештырылды.
29 нче ноябрьдә “Безнең кавем” дип исемләнгән V нче Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестиваленең гала-концерты булып узды.Чарада икенче тапкыр ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, меценат, алтын приискалар хуҗасы булган Дәрдемәнд премиясе бирелде. Шунысы куанычлы, әлеге бүләккә Югары Тегермәнлек мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Әмир Габдрахманов лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа