Яңа ел бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәбез
Россиялеләр Яңа ел каникулларында 11 көн ял итәчәк.
Россиянең Хезмәт һәм социаль үсеш министры Антон Котяков шимбә көнне, 28 декабрьдә, эш көнен кыскарту мөмкинлеге турындагы сорауга җавап итеп, россиялеләрнең Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан өч ял көне булуын искәртте.
"Бездә 29ыннан 31енә кадәр-өч көн ял. < > Барыбер эшләргә кирәк", - дигән ул «РИА Новости» басмасына.
Хөкүмәт тарафыннан расланган Яңа ел һәм Раштуа бәйрәм көннәре графигы нигезендә, эш көнен шимбәгә, ягъни 28 декабрьгә күчерү хисабына дүшәмбе, 30 декабрь, ял көне булачак. Шуның аркасында каникуллар өзлексез булачак, ә елның соңгы эш атнасы алты көнлек булачак. Бу елның 31 декабренә ял көне исә 7 гыйнвардан күчерелде.
Барлыгы россиялеләр 11 көн рәттән ял итәчәк.
Россиялеләрне 2025 елда барлыгы 247 – эш һәм 118 ял көне көтә.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/yaalyklar/iana-el-bairamnarenda-nica-kon-ial-itabez
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа