Яңа ел каникулларында Полянка китапханә-ял итү үзәгендә бәйрәм чарасы булып узды
Яңа ел каникулларында Полянка китапханә-ял итү үзәгендә «Карлы, серле Кыш әкияте» исемле бәйрәм чарасы булып узды.
Китапханә мөдире Гөлназ Зарипова Яңа елны каршылау традициясе һәм Яңа ел чыршысының барлыкка килү тарихы турында сөйләгәннән соң балалар өчен чын-чынлап әкияти бәйрәм башланды. Кунакка Кыш бабай, Кар кызы, Елан елы үзе дә килгән иде. Балалар Яңа ел шигырьләрен, әкиятләрен, табышмакларын искә төшерделәр.Аннан төрле уеннарда актив катнаштылар. Эшләпә, киез итекне куып җитү, "Кар бөртеге, көрт, кар бөртеге", "Бер, ике, өч!" эстафетасы дисеңме - барысын да уйнадылар. «Яңа ел фантазиясе» исемле китап күргәзмәсе дә укучыларны игътибарсыз калдырмады. Яңа ел әкиятләре, кышкы күңелле хикәяләр белән тылсымлы матур басмалар тәкъдим ителгән иде анда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа