Илдар Әхмәтов: «Барысын үз эчемә җыям да, бер мизгелдә шартлыйм инде»
“Җәйге иртә”, “Сиңа илтмәгән юл”, “Буранга уралып” хитларын башкаручы Илдар Әхмәтов халык мәхәббәтен яулап алган иде.
Бервакыт бик популяр булган җырчы эзсез югалды. Без аның белән хәбәргә чыгып, үткәне һәм бүгенгесе турында сүз кузгаттык.
– Илдар, бервакыт бик популяр идегез. Кайда югалдыгыз?
– Зур сәхнәдә 2005 елдан инде. Без бит “Барс медиа” компаниясе белән килешү төзегән идек. Аннары ниндидер сәбәпләр аркасында таркалу башланды. Ул чакта тоткасыз калган кебек булдык. Дөресен әйткәндә, таркалуның сәбәпләрен аңлап та бетермәдек, кисәк кенә продюсерлык үзәге бетте. “Сезгә китәргә кирәк”, – дип әйтүче булмады. Әмма яхшы гына эшләгән җирдән чыгышларга чакырмый башладылар, ә мин күбрәк күмәк концертларда эшләдем. Пандемия дә җыр сәнгатендә үз эзен калдырды, билгеле. Эш булмады. Мин үземне танылган җырчы дип әйтмим. Аквариумда балыклар күп бит, мин шул су өстендә торучы балыкларның берсе идем. 2019 елда өченче балам дөньяга килде. Тормыш иптәшем декрет ялында булгач, бер оешмада сатып-алу бүлегенә урнаштым. Бу эш шундый ошап китте, хәтта пандемия беткәч тә, эшләдем әле. Сәхнә тормышы онытылды инде. Концертларга йөрмәдем, җырларны да тыңламадым. Оешмада эшләү еллары минем күзләремне ачты. Без, сәнгать кешеләре, дөнья эшендә бер әйбер дә белмибез икән. Эшкә урнашкач кына документлар белән эшләргә өйрәндем. Бик кызыклы иде, әмма җитәкчелек белән бәхәс килеп чыкты, китәргә туры килде. Хәзер менә янәдән сәнгатькә кайта башладым. Сәхнә – ул чир сыман, кайда гына булсаң да, күңел һаман шунда ашкына икән. Мин 3 елга югалып торган арада, эстрада бөтенләй үзгәргән бит. Барысына да бәя арткан. Шушы берничә ел эчендә дөнья шулай нык үзгәрә аламы икән дип шаккаттым.
– Сез бәхәскә тиз керәсезме? Эштән бәхәсләшеп киттем дидегез...
– Мин артык дөрес кешедер. Бу – иң зур кимчелегем. Безне шулай тәрбияләгәннәр инде, бернишләп тә булмый. Үз уйларымны җиткерә алсам, күңелем чиста кала. Әмма сине ишетәләрме? Монысы башка мәсьәлә. Хәзер дөреслек эзләүдән файда юк. Үз-үзеңне генә ашыйсың. Балаларымны да дөреслек эзләп яшәргә өндәмим. Дөнья бик катлаулы.
– Әйткән сүзләрегез өчен үкенгәнегез булдымы соң?
– Юк. Башта сабыр итәм, барысын үз эчемә җыям да, бер мизгелдә шартлыйм инде. Ул кеше белән бөтен элемтәләрне өзәм. Әмма тормышта шул кешеләр белән кире очрашырга да туры килгәли. Андый очракта кешенең иң яхшы сыйфатларын искә төшерәсең дә, эшлисең инде. Нинди генә начар кешенең дә бер яхшылыгы бардыр.
– Илдар, сез гап-гади авыл егете дип беләм. Гаиләгез турында сөйләгез әле.
– Без гаиләдә өч бала үстек. Резедә апа, Ирек абый, һәм мин иң төпчеге инде. Әти-әнием, карт әбием дә исән-саулар әле. Әни гомер буе колхозда экономист, әти – механик булып эшләде. Икесе дә лаеклы ялда хәзер. Мин төпчек бала булгач, әти авылда калырга үгетләп караган иде. Әмма ул чакларда авылда эш булмады. Колхозлар бетте, ә дәүләт программалары юк иде әле. Укытучылар, әти-әниләр дә тавышың матур дигәч, мәктәп елларында бәйгеләрдә күп катнашкач, тормышны сәхнә белән бәйләдем. Дөрес, гер спорты белән бик кызыксына идем, әмма гер күтәреп йөрүгә караганда микрофон күтәрү җиңелрәк дип уйладым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа