Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җир йөзенең гүзәллеге - әниләр!

Әниләр турында күпме җылы, яхшы сүзләр әйтсәк тә аз булыр сыман. Алар бит безнең кадерлеләребез, иң газиз, олы хөрмәткә лаек кешеләребез.

Шуңа да район үзәк мәчетендә Балык Бистәсе районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәннән кызы Мәхмүтова хатын-кызлар өчен оештырган чара “Җәннәт - әниләр аяк астында” дип аталган иде.

- Әни булу – зур бәхет.  Баланы тудырып үстерәсен, укытасың, башлы-күзле итәсең, шушы дөньядан киткәнче балаңны кайгыртып яшисен.

Гаиләнең бәхете  балалар бәхетеннән тора. Аллаһ Тагәлә хәсрәтләр күрергә язмасын, балалар, оныклар белән шатланып, сөенеп яшәргә, көтелмәгән җирдән хәерле ризыклар, биргән ризыкларның бәрәкәтен насыйп итсен, - дип теләде Хәмит хәзрәт Идрисов.

Бәйрәм Коръән сүзләре, догалар белән дәвам итте. Өлкән абыстай Асия  Гайнетдинова вәгазьләгәндә тынлаган саен тыңлыйсы килеп тора.
- Аллаһ Тагәлә кемне һидаятькә күндерсә, аны һичкем адаштыра алмас. Кем көферлеккә  төшеп Аллаһ Тагәлә адаштырса аны һичкем туры юлга күндерә алмас. Коръәнне укырга теләгебезне арттырсак иде, күзләребезгә нур, күңелләребезгә шифа итсән иде. Аллаһ Тагәләнең мәхәббәте беренче урында булырга тиеш, - дип  башлады сүзен Асия  абыстай. Дәвам итеп Корьән укуның, намазда һәм догада булуның кеше тормышында  никадәр әхәмиятле икәнен турында тагын бер кат искә төшереп узды.

Иделия ханым хатын-кызларга үз теләкләрен җиткерде.
- Бу җылы бинага тормышның авырлыкларын, шатлык һәм кайгыларын кичергән, сабыр, түзем, тыйнак, мәрхәмәтле әниләр жыелды.  Барыгызга да алдагы көннәрегездә бәхет, балалар, оныклар игелеге телим. Йөзләрегездән елмаю сүрелмәсен, - диде ул.

Таңсылу Минһаҗева

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса