Күңелләрдән шәфкать китмәсен
Җәмгыятьтә һәр кеше – үзенчә төрле, үзенчә кабатланмас шәхес. Ходай тарафыннан җибәрелгән сынаулар да һәр кешегә тигез итеп бирелми шул.
Әмма ни генә булмасын, һәркемнең бу җирдә үзен кирәкле тоеп, шатланып яшәргә хокукы бар. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, ел саен үзенчәлекле авылдашларыбызга игътибар күрсәтү, хәл-әхвәлләрен белү максатыннан, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең өйләрендә булырга тырышабыз, хәлләрен беләбез.
Иң беренчеләрдән булып Әлфинә Илгиз кызы Гайниевага юл алдык. Исеме дә җисеменә туры килеп тора: гарәп теленнән кергән бу исемнең бер мәгънәсе – мөлаем, итагатьле, миллионга бер. Бу баланың күңеле дә яңа яуган кар бөртекләредәй саф, чиста. Аңа 22 яшь, тумыштан ДЦП белән авырый, ләкин ата-анасының җылы кочагы, ике абыйсының һәрчак терәк булып торуы аңа яшәргә көч бирә. Килгән кешене һрвакыт сөенеп каршы ала, саубуллашып озатып кала ул.
Флорис Фәнис улы Сибгатуллин инде буйга җиткән егет. Аңа 17 яшь, кечкенәдән әтисез калган ятим. Ул да безне көткән кебек елмаеп каршы алды. Егет авырлыкларга бирешмичә, әнисенең уң кулы булып, барлык эшләрдә дә ярдәм итеп яши. Әнисе дә мактап туялмый үзен. «Иң эшчән бала ул безнең гаиләдә», – дип, сабыйларча башыннан сыйпап куйды ул. Балаларның аздан да күңеле була шул.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова, Яңа Арыш авылы китапханәчесе
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа