Мәңгелеккә кайту
Бу атнада Юлсубино авылы мәктәбендә «Татарстанның атказанган укытучысы» (1979), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, 30 елга якын биредә директор булып эшләгән Гарифулла Шаһидулла улы Шәйдуллин истәлегенә хәтер тактасы ачу чарасы булып узды.
Анда Балык Бистәсе район башлыгы Радик Ислямов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятны үстерү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, балалары Илһамия һәм Нияз Шәйдуллиннар катнашты.
Чарага шулай ук район мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре чакырылган иде. Алып баручылар Илшат Кәримуллин һәм Гөлшат Галиева Гарифулла Шәйдуллинның кыскача тормыш юлы белән таныштырдылар. Район башлыгы Радик Ислмов бу вакыйганың тәрбияве максатын ассызыклады.
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үз чыгышында укытучының җәмгыятьтә тоткан урынын, аларның эшчәнлегенә игътибарны арттырырга кирәклеген әйтте. Ул да Гарифулла Шәйдуллин турында җылы истәлекләре белән уртаклашты.
Якташыбыз Нурия Һаши-мованың, үз вакытында Юлсубино җидееллык мәктәбен тәмамлаган Равил Фәйзуллинның, бергә эшләгән хезмәттәше Гөлсаһирә Гарипованың да чыгышларында әлеге шәхесне олылау, хөрмәтләү сүзләре яңгырады.
Фәрвәз Каюмова
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа