Парлы ялгыз булып яшәмәгез
Мин кулыма озак каләм алырга микән, юк микән дип уйлап утырдым. Тәрәзә аша бергә матур итеп атлап барган парлыларны күреп уйга калдым. Ә болар чынлап торып бәхетле микән дип уйладым. Кара ничек матур елмаешалар.Әйтерсең лә бер кайгылары да юк, кайчандыр бит мин дә шулар рәтендә идем.
Мин кулыма озак каләм алырга микән, юк микән дип уйлап утырдым. Тәрәзә аша бергә матур итеп атлап барган парлыларны күреп уйга калдым. Ә болар чынлап торып бәхетле микән дип уйладым. Кара ничек матур елмаешалар.Әйтерсең лә бер кайгылары да юк, кайчандыр бит мин дә шулар рәтендә идем.
Айдар миңа сөеп йөргән кызын онытыр өчен генә өйләнгәнен белә торып, мин аңа кияүгә чыктым. Вакыт узгач онытыр дип уйладым. Ләкин...
4 ел буена йөргән егетем алдында да үземне гаепле тоймадым.Чөнки 4 ел буе өйләнмәгәнне ул тиз генә өйләнер кебек түгел иде. Ә Айдарның акчасы, байлыгы, фатиры, ике катлы йорты, ике машинасы, эш урыны әйбәт булып чыкты. Теләсәм-теләмәсәм дә, күңелемне Айдар бик тиз яулап алды.Миннән бәхетле кеше юк кебек иде. Тулай торак бүлмәсендә өч кеше бергә яшәп бик нык арыткан иде. Азатка никадәр генә өйләнешеп бергә яшик дисәм дә ул нигәдер бу көнне суза килде.
Айдар белән берничә тапкыр очрашканнан соң ул миңа тәкъдим ясады, мин әлбәттә каршы булмадым. Туйга кунакларны күп дәштек, карагыз, имеш, мин кияүгә чыгам. Кемгә дисең, бай малаена. Туй акчасына чит илгә ял итәргә бардык. Анда да ул мине кулларында гына күтәреп йөртте.
Кайткач та ул мине эшкә чыгармады. Чит ил машинасы алып бирде, кулыма күпме кирәк - шул кадәр акчасын да бирде. Ял ит, эшкә чыгарга өлгерерсең диеп, эшкә дә чыгармады. Мин, әлбәттә, каршы төшмәдем. Ул кайтышка тәмле итеп ашлар пешердем, өен җыйдым, кичләрен кафе-рестораннарга йөрдек, кинотеатрларга бара идек.
Тик никадәр генә рәхәт булса да мин Айдар ягыннан салкынлык тойдым. Ул миннән көннән көн читләшә сыман тоелды. Бер елдан безнең кызыбыз туды. Ул аның туганына бик шатланды. Минем йолдызым дип кенә торды. Уенчыгын, киемен ташыды. Мине дә бик ярата сыман иде.
Шулай итә-итә 7 ел гомер узып та китте.
Беркөнне Айдар өйгә кайткач иртәгә миңа командировкага китәргә кирәк булачак диде. Аның шулай командировкаларга китеп йөрүенә күнеккәнгә күрә, минем әллә ни исем китмәде. Әйберләрен җыеп бирүдән гайре башка эшем юк иде.
Кичен кызыбызның ул елны мәктәпкә баруы хакында да сөйләшеп алдык. Иң матур кыз безнеке булачак дип кочаклады ул Ләйсәнне. Кием-салым алырсың дип хәйран гына акчалар да калдырып китте. Иртән мин йокыдан уянганчы ул китеп тә барган иде.
Шул китүдән ул башка кайтмады дияр идем. Киемнәрен алырга бер кайтып китте. Китүенең сәбәбендә ул элек йөргән кызын оныта алмавы, озак еллар аның белән аралашып яшәвен һәм аның янына китәргә теләгәнен әйтте. Кызым ишетер дип мин тавыш-гауга кубармадым. Бары бәхетле бул, үзеңне сакла, парлы ялгыз булып яшәгәнче парлы матур булып яшәгез дия алдым. Чөнки башка сүз әйтерлек хәлем дә, көчем дә юк иде. Мин Айдарны шулкадәр ярата идем, ул киткәч минем өчен дөнья беткән кебек төелды. Ул ташлап киткәч мин эшкә урнаштым, бөтен тормышның авырлыгын үз җилкәмдә тоя башлагач аның никадәр минем тормышымда җитмәгәнлеген аңлап төннәр буе елап чыга идем. Ярый әле кызыбыз бар, ул мине яшәтә.
Аның киткәненә бүген менә нәкъ 2 ел булды. Кызыбыз белән аралашып тора, ике катлы йортта мин бер башым кечкенә кызым белән гомер кичерәм. Бар нәрсәм дә бар. Ләкин күңелем дә бушлык….
Рания.
Балык Бистәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа