Радик Ислямов: «Без һәрбер кеше турында кайгыртырга тиеш»
3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелсә, әлеге көнгә бәйле рәвештә декабрьнең беренче ункөнлеге инвалидлар декадасы итеп уздырыла. Шул уңайдан төрле игелекле чаралар, физик мөмкинлеге чикле гражданнар белән очрашулар үткәрелә.
Район башлыгы Радик Ислямов белән Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Корноуховодагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып, анда тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары белән танышуы да кайгыртучанлыкның бер өлеше иде.
Визит өлкәннәргә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүне яхшырту кысаларында узды. Визит вакытында Радик Ислямов интернат-йортта яшәүче һәркем өчен уңайлы шартлар тудыруның мөһимлеген ассызыклады. Ул яшәүчеләрнең хәле белән кызыксынды, уй-теләкләрен тыңлады.
Гөлчәчәк Газизова
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа