Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Соңгы йортыбызда тәртип кирәк

«Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», дип хак әйтелә халык телендә.

Без дә менә шуларны ачыклау ниятеннән мәрхүмнәрнең мәңгелек йортларына юл тоттык. Ул әлегә район үзәгендә икәү. Аның беренчесе Чулман елгасы буена урнашкан. Биредә рус һәм татар милләтендәге бик күп райондашларыбыз җирләнгән. Арада үз вакытында районыбызны данга күмгән, намуслы тырыш хезмәтләре белән танылганнары да күп. Чорына күрә бар күңелләрен биреп сугыштан соңгы авыр еллардагы җимереклекне торгызу, районыбызны ныклап торып аякка бастыруда күп көч һәм тырышлык куйган шәхесләр биредә үз урыннарын алганнар. Без дә әнә шуларны барлап чыгарга, бер үк вакытта соңгы йортыбыз - зиратларыбызның  нинди хәлдә икәнлеген күздән кичерергә булдык. Дөресен генә әйткәндә, аны гадәттә елына бер мәртәбә гомум халык өмәсе җыеп чистартып, тәртипкә китерә иделәр. Әмма соңгы елларда бу язылмаган кануннарга бик зур һәм горурланып сөйләрлек күркәм үзгәрешләр кертелгән. Үз чиратыбызда без болар  хакында укучыларыбызга сөйләп таныштырырга булдык.
Район үзәгендәге Бәтке авылына бара торган юл читендәге  икенче зиратка 2013 елның ноябрь аенда нигез салынган. Биредә каберлекләр элек-электән килгән гадәт буенча тәртип белән урнашканнар. Ачык кыр уртасында булганлыктан анда төннәрен бик караңгы да иде. Якыннарын, туганнарын соңгы юлга озату, кабер казу мәшәкатьләре белән йөрүчеләр салкын көз-кыш айларында чиратлашып зират капкасы янында калган автомашинага чыгып җылынып керә иделәр. Әле кыш айларында туңган калын җир катламын трактор ярдәмендә казыган вакытлар да  булгалады. Ә хәзер исә биредә уңай шартлар булдырылган. Зират капкасыннан эчкә үтү белән янәшәдә бик матур итеп торгызылган бина каршы ала. Анда кабер казырга килүчеләргә җылынып чыгарга чиста, якты бүлмә булдырылган, янәшәдә генә җир казу кирәк-яраклары саклана торган склад, анда хәтта күчмә электр энергиясе бирә торган техника да бар. Хәзер инде элеккеге еллардагы кебек бирегә эш коралын өйдән алып килеп йөрмиләр. Монда 50 көрәк, дистәгә якын балталар үз урыннарын алып тора. Соңгы берничә ел элек биредә тәртип өчен җаваплылыкны район мөтәвәлияте тарафыннан эшмәкәр Айдар Фәйзрахмановка йөкләгәннәр. Беренче көннән үк ул бу җәмәгать эшен күңелен биреп башкара. Ә уңай үзгәрешләр бик күп. Зират уртасында берничә багана утыртып, кояш батареясы ярдәмендә эшли торган видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылган. Нәтиҗәдә, кабер өсләрен чистартып, буяганнан калган чүпләрне зират эчендә калдыру гадәте инде онытылып бара. Алар өчен зират читендә контейнерлар бар. Аннары кабер өстендәге үсентеләргә сибәргә су эзләп аптырап йөрисе юк.  Олы савытларга тутырылган су зират эчендә берничә урынга урнаштырылган. Бу ел башында зират эченә электр линиясе дә үткәргәннәр. Төннәрен балкып утлар яна. Кышкы кыска көннәрдә кабер казучыларга да уңайлы. Ул район үзәге эшмәкәрләре ярдәме хисабына башкарылган. Биредә гомер-гомергә казу эшен җиңеләйтү максатында поликорбанаттан олы корылма ясатканнар. Ә җиргә калын итеп салам түшәгәннәр. Кабер араларында киң  урын калдыралар. Бу җәй айларында үскән үләннәрне чабу өчен кирәк. Тагын бер яңа таләп - җирләүне рәттән алып бару, буш урын калдырмау тәртибен керткәннәр. Чөнки буш урын калдыру зур кыенлыклар тудыра. Гадәттәгечә, биредә булганда иң элек кемнәр җирләнүен күздән кичерәбез. Барыннан да бигрәк мине яшьләребезнең  күпләп  вакытсыз арабыздан китүләре нык борчыды. Ел башыннан инде иллегә якын кешене җирләгәннәр. Алар арасында дистәгә якыны гына өлкән буын вәкилләре.
 Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса